Быел Татарстанда беренче сыйныфка 37 356 бала бара
28 Jul, 2010 root 2
Быел республикада беренче сыйныфка 37356 бала бара. Шуның 7633е (барлык беренче сыйныф укучыларының 20,4 проценты) социаль ярдәмгә мохтаҗ.
7633 укучының 3966ы – аз керемле, 240ы - әти-әниләре инвалид булган, 269ы - имин булмаган, 230ы – опекунлы, 1 966сы күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнә.
82 бала тәрбиягә алынган, 614 баланың әтисе яки әнисе эшсез калган, 266 баланың физик мөмкинлекләре чикләнгән. Бу хакта “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика акциясенә әзерлек максатыннан оештырылган видеоконференция вакытында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров хәбәр итте.
Узган елда беренчеләрнең саны 37421 булган.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru
Фикерләр
Кунак
28 Июль, 2010 - 15:04
Permalink
Сорау
Бу балаларның ничәсе татар мәктәбенә, татар сыйныфына бара?
Бу җавап күпкә мәгънәлерәк булыр иде!
Yashel Bishek
24 Август, 2010 - 23:47
Permalink
Җавап
Яр Чаллы шәһәренең 2 нче Татар гимназиясенә 112 (4 сыйныф тупланды, бала саны артуга таба) бала барачак һәм шул балалар арасында безнең кечкенә улыбыз Габделгаффар да булачак, Insha'Allah. Ике балабыз шушы гимназиянең татар сыйныфларында укып чыктылар, (татар сыйныфында укуына карамастан, беренче балабыз институтның ике курсын 5 ле билгеләренә генә тәмамлады, икенчесе төрек лицеенда), өченчесе гимназиянең югары сыйныфына бара, гиназиягә беренче сыйныфка баручы дүртенче балабыз да, insha'Allah, сынатмас дип өмет итәбез. Барлык беренче сыйныфка баручы балалар һәм әти-әниләргә дә хәерле сәгатьтә, хәерле башлангычлар телибез!