“Россиянең ел укытучысы – 2010” конкурсына әзерлек башланды
23 Aug, 2010 root 0
“Россиянең ел укытучысы – 2010” конкурсына әзерлек башланды.
Әлеге чарада катнашучылар өчен юнәлеш бирү семинары уздырылды. Семинарда укытучылар белән РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, конкурсны гамәлгә куючылар очрашты.
Шулай ук “Россиянең ел укытучысы – 2010” конкурсының рәсми чараларын яктыртып барачак матбугат үзәге үз эшен башлады.
Бәйгенең төп чаралары Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәрендә 23 сентябрь-4 октябрь көннәрендә узачак. Җиңүчеләрне котлау тантанасы агымдагы елның 5 октябрендә Мәскәүдә оештырыла. Конкурста Татарстан Республикасы данын Казанның Авиатөзелеш районында урнашкан немец теле тирәнтен өйрәтелә торган 36 нчы мәктәпнең немец теле укытучысы Елена Берговская яклар дип көтелә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru