Әни булу авырлыкмы, бәхетме?
28 May, 2011 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Татарстан Республикасы Актаныш районы Иске Кормаш урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәрданова Әдилә Әхсән кызы
Хәерле кич, кадерле әниләр һәм кызлар! Бүген бездә “Әни булу авырлыкмы, бәхетме?” темасына сөйләшү булыр. Әңгәмәбездә безнең кызларыбыз – булачак әниләр, кадерле әниләребез һәм белгечләр, ягъни медецина һәм педагогика өлкәсендә хезмәт куючылар, ә иң мөһиме – алар үзләре дә әниләр.
Инде берничә ел рәттән 26 нчы ноябрь – Әниләр көне итеп билгеләп үтелә. Беренчедән, шушы форсаттан файдаланып, мондагы бөтен әниләрне зур бәйрәм белән тәбрик итәм. Аларга сәламәтлек, бәхет телим. Беребезгә дә бала кайгысы күрергә язмасын. Икенчедән, безнең алдыбызда – кызларыбыз – булачак әниләр, тормышыбызның киләчәге. Алар белән бергә соравыбызга җавап эзләрбез.
Әңгәмәбез сорау – җавап рәвешендә барачак.
Ресурс төре:
Предметлар: