Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре
Кулланылган методика: Г. Рәхимов “Үстерелешле укыту” методикасы.
Предметара бәйләнеш: татар теле һәм әдәбият.
Яңа темага багышланган презентация экранда күрсәтелеп барыла:
- Укучылар, бүген без Сезнең белән әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен карап китәрбез (экранда дәреснең темасы, максаты күрсәтелә).
- Ә хәзер экрандагы җөмләләргә карагыз әле. Бу җөмләләр турында ниләр әйтә аласыз?
Җөмләләр:
1) Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән. “Туган тел”
2) Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри? “Су анасы”
3) Әйтәләр: “Кычкырма син, тиз яхшылык белән тыел! И җүләр, кысканга былтыр, кычкыралармы быел?” “Шүрәле”
4) И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! “Туган тел”
(Укучылар әлеге җөмләләрнең төрләрен, нинди тыныш билгеләре кулланылганын, интонациясен һ.б. әйтәләр)
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре (VIII сыйныф) | 9.76 KB |