Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының аттестация комиссиясе гаризалар кабул итә башлый
Агымдагы елның 6-11 октябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының аттестация комиссиясе беренче һәм югары квалификация категорияләренә гаризалар кабул итә башлый. 6 октябрьгә кадәр гаризаларны округ комиссияләре кабул итә.
Татарстан укытучылары 2011 елның 5 сентябреннән башлап он-лайн режимында да профессиональ тестлар уза ала. Әлеге тестларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан табарга мөмкин.
Беренче категория алу өчен – 70, югары категориягә 80 балл тупларга кирәк. Әгәр җыйган балларның саны канәгатьләндермәсә, тестны 14 көннән яңадан узарга мөмкин.
Предмет укытучылары квалификация сынауларын Бердәм дәүләт имтиханы форматында үтә.
Казан белем бирү порталында “Педагогик кадрларны аттестацияләү” дип исемләнгән форум эшли. Аттестация буенча тәҗрибәле методистлар һәм белгечләр бөтен кызыксындырган сорауларга җавап бирә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru