Нанотехнология өлкәсендә студентлар бәйгесе
Казанда студентларның Бөтенроссия нанотехнология һәм наноматериаллар өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшләре бәйгесе башланып китә.
Бәйгене Рoссия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра. Проект Казан милли тикшеренү технология университетында узачак. Әлеге университетның сайлап алынуы очраклы түгел – нәкъ монда инде күп еллар буена нанотехнология өлкәсендә уңышлы гына фәнни тикшеренү эшләре алып барыла.
Университетның фәнни эшләр буенча проректоры Абдуллин Илдар Шәүкәт улы әйтүенә караганда, студентларның эшләре промышленностьтә шактый гына уңышларга ирешергә мөмкин. “Без перспектив проектларны алга таба да үстерү өчен барлык шартларны тудырачакбыз ” дип ассызыклый ул.
Әлеге бәйгедә 2-5 курс студентлары һәм студентлар коллективлары, шулай ук 2010 елда Россия Федерациясендә югары белем дипломы алган бакалаврлар һәм магистрлар катнаша ала. Тулырак мәгълүмат белән www.studnano2011.kstu.ru сайтыннан таныша аласыз.
Җиңүчеләрнең проектлары оешмаларга һәм предприятиеләргә тәкъдим ителәчәк.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru