Мәктәп компанияләренең традицион Яңа ел хәйрия ярминкәсе быел 4 яшьлек Артур Шестаковка ярдәм итүгә юнәлтеләчәк
24 нче декабрь көнне 11.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында (Казан шәһәре, Пушкин урамы, 18) мәктәп бизнес-компанияләренең “Яшьләр казанышлары” мәгариф программасы кысаларында оештырылган ачык Яңа ел хәйрия ярминкәсе үтәчәк.
Яшь эшмәкәрләр – Казан, Түбән Кама, Алабуга, Бөгелмә һәм Буа мәктәпләре укучылары – барлыгы 12 команда – сату өчен үз куллары белән ясаган товарларны тәкъдим итәчәкләр. Һәр команда үзе керемнең күпме өлеше кечкенә Артур Шестаковка Киевтагы “Боли” клиникасында дәвалау курсын үтүгә ярдәм буларак биреләчәген билгеләячәк – шул рәвешле аның сөйләшергә өйрәнергә мөмкинлеге туачак. 4 яшьлек Артур ДЦП һәм тагын берничә авыру белән чирли. Ярдәм бик ашыгыч кирәк – дәвалауны кичектереп тору уңай нәтиҗәләр булу ихтималлыгын көннән көн киметә һәм моңарчы алынган уңай нәтиҗәләрне юкка чыгара.
Инде икенче ел рәттән “Яшьләр казанышы” Казан үзәгенең “Мәктәп бизнес-компанияләре” программасында катнашучылары Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, “Ак Барс Созидание” Хәйрия фонды, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы белән берлектә әлеге яхшылык һәм матурлык бәйрәмен оештыралар. Мәктәп компанияләренең Яңа ел хәйрия ярминкәсе 2010 елда Гәүһәр Исламовага логопедик аппарат сатып алу өчен 25000 сум күләмендә акча җыярга мөмкинлек биргән булган. Ярминкәне оештыручылар казанлыларны быел да әлеге бәйрәмгә кушылырга, Яңа елга сувенрилар һәм бүләкләр сатып алырга һәм кечкенә Артурга ярдәм итүдә өлеш кертергә чакыралар.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat/