Казан яшь талантларны барлый
4 нче февраль көнне Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында күптән инде матур традициягә әверелгән «Алтын башмакчык» бәйгесе үткәреләчәк.
Әлеге конкурста Казанның балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләреннән 25кә якын коллектив һәм башкаручы чыгыш ясаячак. Чара быел инде 4 нче тапкыр уздырыла. 400гә якын катнашучы тамашачыларга заманча һәм эстрада биюләре тәкъдим итәчәк. Халык биюләренә исә игътибар аеруча зур булачак, дип белдерә оештыручылар.
Жюри составында танылган балетмейстер һәм хореографлар, Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре бар. Алар бәйгедә катнашучыларның техник осталыкларын гына түгел, ә балаларның сәхнәдә үз-үзләрен тота, музыканы ишетә һәм тыңлый белү осталыкларын, сәхнәдәге хис-кичерешләрен дә күз уңында тотачак.
Конкурста кечкенә җырчылар да үзара көч сынашачак. Алар өчен иң мөһим шарт - үз тавышлары белән җырлау. Чара ахырында исә җиңүчеләргә диплом, грамота һәм истәлекле бүләкләргә тапшырылачак.
Чыганак: http://intertat.ru/tt