Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты чираттагы утырышын уздыра
Бүген, 7 февраль көнне, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты чираттагы утырышын уздыра. Көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләр арасында “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законына һәм “Татарстан Республикасыда халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проекты, "ТНВ-планета” дип аталган яңа телеканал проекты белән бәйлеләре бар.
Депутатлар шулай ук Евразиянең традицион сәнгать һәм спорт уеннары; “Казан утлары” журналының беренче саны чыгуга 90 ел тулу турында да фикер алышачак. Бу хакта Татарстан парламентының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлек бүлеге хәбәр итә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru