Гарәп теле буенча бушлай курслар башлана
25 Jun, 2013 Гөлназ Талипова 0
Казанның “Касыймия” мәдрәсәсендә хатын-кызлар өчен гарәп теле буенча курслар башлана. Курслар “Апанай” мәчете каршындагы мәдрәсә бинасында уздырыла. Беренче дәрес 22 июньдә иртәнге сәгать унбердә булыр дип көтелә.
Курслар бушлай, алдан язылу өчен телефон 8-927-240-33-40, яки “вконтакте” челтәрендәге төркемгә - http://vk.com/club55107770 кереп язылырга мөмкин. Бу хакта мөфтиятнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/