Педагогларның август киңәшмәсеннән турыдан-туры трансляция ТР Хөкүмәте порталында күрсәтелә
22 августта Арчада республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе уза.
Иртәгә – 22 августта – Арчада республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе уза. Киңәшмә быел “Татарстан Республикасы белем бирү практикасында заманча технологияләр” дигән темага багышлана.
Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның, ТР Премьер-министры Илдар Халиковның, ТР Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның, федераль һәм республика дәрәҗәсендәге депутатларның, министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләренең, урыннарда белем бирү өчен җаваплы органнар җитәкчеләренең, мәгълүмати-методика үзәкләре директорлары һәм методистларының һ.б. катнашуы көтелә.
Август киңәшмәсеннән турыдан-туры трансляция ТР Хөкүмәте порталында http://prav.tatarstan.ru/rus/pressa/broadcast.htm адресы буенча күрсәтелә. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайты хәбәр итә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru