“Нижнекамскнефтехим” ААҖ территориясендә академикларның күчмә утырышы була
Анда фән белән җитештерү тармагы хезмәттәшлеге турында сүз барачак.
ТР Фәннәр академиясе президиумы 30 октябрь көнне “Нижнекамскнефтехим” ААҖ территориясендә күчмә утырышка җыелачак.
Анда “Нижнекамскнефтехим”ның Россия Фәннәр акдемиясенең Казан фәнни үзәге институтлары белән фәнни-техник хезмәттәшлеге юнәлешләре, Е.К.Завойский исемендәге Казан физик-техник институтының химик реакцияләр механизмнарын өйрәнүдәге куәте турында зур сөйләшү була. Ул мәсьәләләр буенча шушы фәнни оешмаларның җитәкчеләре - академиклар Олег Синяшин һәм Кев Салихов чыгыш ясарга җыена. “Нижнекамскнефтехим” ААҖнең Фәнни-техник үзәге алып барган фән белән производствоны бәйләүдәге эшчәнлеге хакында исә баш технолог Әнәс Сәхабетдинов хисап тотачак.
Президиум утырышына чыгарылган мәсьәләләр хакында академиянең матбугат үзәге “Татар-информ” агентлыгына шундый белешмә җиткерде.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru