Тинчурин театры юбилеен билгеләп үтте
9 Nov, 2013 Гөлназ Талипова 0
8 ноябрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 80 еллыгына багышланган юбилей кичәсе узды.
Әлеге сәнгать коллективы 1933 елның 6 ноябрендә бөек драматург, режиссер һәм актер, татар театры сәнгате үсешенә саллы өлеш керткән Кәрим Тинчурин фатихасы белән колхоз-совхоз театры буларак оеша.
80нче туган көнен театр үзенең дуслары, хезмәттәшләре, тамашачылары белән бергә каршылады. Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң театрның символына әверелгән, татар милли мәдәниятенең йөзек кашы булган К.Тинчуринның үлемсез “Сүнгән йолдызлар” музыкаль трагедиясе күрсәтелде.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt