Алабуга балалар бакчаларына 8 миллионлык җиһаз бүләк иттеләр
Соңгы ике атна дәвамында Алабуганың 40 балалар бакчасына (24 – шәһәр һәм 16 – авыл бакчасы) 8,7 миллион сумлык җиһаз кайтартылган. Әлеге акчалар район башлыгы Геннадий Емельянов карары нигезендә бүлеп бирелгән.
– Безнең балалар бакчаларына кайта торган җиһаз арасында савыт-саба да, урын-җир җәймәләре дә, тастымал һәм матрацлар, мебель, спорт җиһазлары, компьютер, музыкаль үзәкләр, проектор һәм тагын бик күп башка әйберләр бар. Заманча уку-укыту әсбапларын аерып әйтсәң дә комачауламас. Ә йомшак уенчыклар – балалар өчен аерым куаныч булды, – ди мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү бүлеге җитәкчесе Татьяна Исламова. – Әйберләр моннан бер атна элек кайта башлады, алар һәр бакчаның теләген исәпкә алып бүленде. Эшебезнең нәтиҗәсен күрү бик куанычлы, әлбәттә. Яңа ел алдыннан бу бик игелекле һәм яхшы гамәл.
Алабуга балалар бакчаларын шундый тулы масштабта җиһазлар белән инде күптәннән тәэмин иткәннәре булмаган. Әлеге проект – үтеп баручы елны лаеклы озатуның бер үрнәге, дип хәбәр итә “Алабуга нуры” газетасы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru