10 гыйнварда “Росток” үзәгенең психолог-белгечләр десанты республиканың Балтач районына юл алды
10 Jan, 2014 Гөлназ Талипова 0
Бүген "Росток” үзәгенең психолог-белгечләр десанты республиканың Балтач районына юл алды. Биредә алар 11нче сыйныф укучылары арасында “Тормыш кыйммәтләре” дигән темага тернәкләндерү тренинглары үткәрделәр. Урта мәктәпләрнең сыйныф җитәкчеләре белән “Үсмерләрдә күңел төшенкелеге” дигән тренинг-дәресләр дә уздырылды. Теләге булган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек буенча консультация алу мөмкинлеге дә булды.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat