Быел ТРда мәктәпкәчә яшьтәге нәниләр өчен 90 объектта 10 мең 375 урын булдыру күздә тотыла
Быел Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тормышка ашырачак төп 26 программаның берсе мәктәпкәчә белем бирү төбәк системасын модернизацияләүгә кагыла. 2014 нче елда әлеге программаны гамәлгә ашыруга 5,1 миллиард сум акча бүлеп бирү ниятләнә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Программаның максаты – республиканың мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениеләренә чиратны бетерү өчен балалар бакчаларында яңа урыннар булдыру. Программа 45 муниципаль берәмлектә тормышка ашырылачак. Программаның гомуми күләменнән 2 миллион сумнан артыгы – РФ бюджетыннан, 3 миллион сумнан артыгы ТР казнасыннан биреләчәк.
“Программа буенча 90 объектта 10 мең 375 урын булдыру күздә тотыла. 2,5 ел эчендә безгә барлыгы 12,5 мең урынлык балалар бакчалары төзергә кирәк”, - дип белдерде Ирек Фәйзуллин. Быелгы 90 объектка килгәндә, аларның 55 ен төзү, 15 ен капиталь төзекләндерү, 20 сен өстәмә группалар ачып реконструкцияләү ниятләнә. Минист хәбәр иткәнчә, 2013 нче елда Татарстанда 44 балалар бакчасы төзекләндерелгән.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru