Казанда татарча шигъри слэм узачак
6 Feb, 2014 Гөлназ Талипова 0
13 февраль көнне Казанның “Театральное” кафесында татарча шигъри слэм узачак. Халыкара туган тел көне бәйрәменә багышланган бу чара быел икенче мәртәбә оештырыла.
Слэм – ул шигъри ярыш. Катнашучыларның тамашачыга үз шигырьләрен укуы шарт. Ярышта әсәрнең сыйфаты гына түгел, аны башкару рәвеше дә әһәмиятле.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, әлегә слэмда катнашырга 11 кеше теләк белдергән. Чарада алдан язылмыйча да катнашырга була. Чыгыш ясаучыларга очраклы сайланган 5 тамашачы бәя бирәчәк. Бүләк итеп биреләчәк акча да тамашачылардан җыелачак. Моннан тыш, җиңүчегә кубок тапшырачаклар.
Чыганак: http://www.vatantat.ru