Риза Фәхреддинның иҗади мирасы: бүгенге караш
Риза Фәхреддин (1859-1936) “Тәрбияле ана”, “Тәрбияле бала”, “Шәкерт әдәбе” кебек дәреслекләрнең, “Сәлимә, яки “Гыйффәт” (1899), “Әсма яки Гамәл вә җәза” (1903) кебек әдәби җәүһәрләрнең, “Асар” кебек тарихи хезмәтнең һәм йөзләгән фәнни хезмәтләрнең авторы.
Милли тарих фәненең нигез ташларын түшәгән Р.Фәхреддинның әдәби, тарихи, гыйльми педагогик, дини карашлы иҗади эзләнүләре татар халкы рухи байлыгының аерлыгысыз өлешен, кыйммәтле сәхифәләрен тәшкил итә.
Диңгездәй гыйлем иясе, милләтебезнең йөзек кашларыннан берсе булган гаҗәеп шәхесне олылау, аның киңкырлы иҗатын барлау, фәнни җирлектә дөрес үлчәмле бәя бирү − бүген безнең алдыбызда торган зур бурычлырның берсе. Чөнки, тарих, археология, этнография, нумизматика, генеалогия, эпиграфия, фәлсәфә, юриспруденция, педагогика, астрономия, география, медицина, әдәбият, тел белеме, сәнгать, халык авыз иҗаты, әхлак, дин тарихы һәм башка төрле фәннәр белән якыннан кызыксынган, алар буенча күп санлы оригиналь хезмәтләр иҗат иткән Р.Фәхреддинның иҗади бай мирасы − гыйлемнең үзе ул. Алар ярдәмендә бүгенге буынга югары әхлак, рухи камиллек, тырышлык, иманга тугрылык кебек гүзәл сыйфатларның асылы килеп ирешкән.
Р.Фәхреддинның хезмәтләрендә татар халкының этногенезы һәм тарихы, мәгарифе һәм мәдәнияте, милли прогресс, дин һәм фән, ислам тәгълиматы, милли азатлык хәрәкәте һәм башка бик күп мәсьәләләр тирән яктыртылган. Аларда шулай ук Европа һәм Көнчыгыш халыкларының иҗтимагый – сәяси фикер үсеше, рухи багланышлар, педагогика һәм әхлакый тәрбия проблемалары чагылыш тапкан.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Риза Фәхреддинның иҗади мирасы: бүгенге караш | 22.05 KB |