“Газиз туган телем” Интеллектуаль викторина
Чараның максаты. Интеллектуаль уеннар, төрле кызыклы күнегүләр ярдәмендә иҗади фикерләү сәләтен үстерү. Укучыларда бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен ныгыту, татар теле белән кызыксыну, горурлану хисе уяту, аның матурлыгын тоярга өйрәтү, милли үзаң тәрбияләү. Чарада 3-4 сыйныф укучылары (9-10 яшь) катнаша.
Чараның тәлапләре. Класстан тыш чараны оештырганда 3-4 сыйныфлардагы әдәби укудан үткән материаллар кулланыла. Таныш фольклор жанрлары, халык авыз иҗаты бирелә. Слайдлар ярдәмендә чараның тәртибе аңлатыла.
Җиһазлау. Ноутбук, интерактив такта, слайдлар, сүзләр язылган плакат, музыкаль әсәрләр, төсле карточкалар, туп, кәгазь битләре.Сыйныф бүлмәсен мәкальләр язылган плакатлар белән бизәү.
“Казан егетләре” ансамбле башкаруында “Туган тел” (Г.Тукай сүзл., халык җыры) җырын тыңлау. (Слайд №1)
Укытучы сүзе.
- Исәнмесез, балалар! Безнең бүгенге “Газиз туган телем” исемле викторинабыз туган тел бәйрәменә карата үткәрелә. Бүген без ярышып көч сынашачакбыз. Татар телебездәге иң матур, иң якын булган җәүһәрләрне җыярбыз. Тапкырлыгыбызны һәм зирәклегебезне ачыкларбыз. Төрле уеннар уйнарбыз. Моның өчен безгә ике командага бүленергә кирәк. Командалар дөрес җавап бирү өчен көрәшәчәк. Уен ахырында күбрәк балл җыйган команда җиңүче була. (Укытучы һәр балага, үзе теләгән төсне сайлап алырга кушып, кызыл һәм зәңгәр төстәге карточкалар тарата.)
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
“Газиз туган телем” Интеллектуаль викторина | 22.25 KB |