Россия укучылары медальләр белән кайтты.
Кичә Мәскәүгә физика фәненнән узган 39–нчы Халыкара олимпиада җиңүчеләре кайтып төште. Олимпиада Вьетнамның Ханой шәһәрендә узган.
Тарихны искә төшереп узсак, физикадан беренче шундый олимпиада 1967 елда ук үткәрелә. Аны Польша тәкъдиме белән оештыралар. Беренче олимпиаданың географиясе дә артык киң түгел: сынауда бары биш ил вәкилләре катнаша.
Бу – Болгария, Венгрия, Польша, Румыния һәм Чехославакия. Ләкин инде бер елдан, 1968 елда олимпиадага ГДР, СССР һәм Югославия командалары да өстәлә. Нәтиҗәдә, безнең җыелма командабыз ел да чыгыш ясап быел 40нчы тапкыр олимпидага барып кайткан. 1970 һәм 1979 елларда Мәскәү Халыкара олимпиаданы үзендә уздыра. Әлеге җыенның масштабы шаккатыра – барлыгы 75 илдән акыллы кызлар–малайлар килә.
Халыкара олимпиада ике турдан гыйбарәт. Беренчесе, теоретик тур. Биредә укучылар 3 теоретик мәсьәлә чишәргә тиеш. Икенчесе эксперементаль тур. Ярыш ике көн дәвам итә, һәр турга 5 сәгать вакыт бирәләр.
Олимпиада мәсьәләләрен кем әзерли соң? Гадәттә, бу зур эшне үз өстенә олимпиаданы уздыручы ил ала. Биремнәр махсус программа нигезендә төзелә. Ягъни олимпиадада катнашкан бар илләрнең урта мәктәпләрендә укытылган темалар гына алына. Ләкин мондый масштабтагы олимпиада сюрпризларсыз булмый. Биремнәр арасында урта гомуми белем бирү оешмалары укыту программаларына кертелмәгән мәсьәләләр дә бар. Бәяне махсус сайланган жюри составы бирә. Теоретик турда иң күбе 30, эсперементаль турда – 20 баллдан да күбрәк куя алмыйлар. Нәтиҗәләрне Халыкара комисссия эченә кергән командаларның фәнни җитәкчеләренә хәбәр итәләр. Шунысы игътибарга лаек, команда җитәкчеләре балаларның эшләре белән таныша, бәяләрне карый ала, хәтта килешми үзгәртүләр дә кертергә хокуклы. 1997 елдан эшләрне команда җитәкчеләре тикшереп, жюри әгъзалары чыгарган нәтиҗәләр белән чагыштыра.
2006 елда олимпиада Сингапурда уза. Ул елны Россия җыелма командасы 2 алтын, 3 көмеш медаль алып кайта. Былтыр безнекеләр Иран шәһәре Исфаханнан 3 алтын һәм 1 көмеш яулыйлар. Быел исә табыш тагын да зуррак: 3 алтын, 1 көмеш һәм 1 бронза медаль, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге.