Казанда эшләүче бер филиал дәүләт аккредитациясен ала алмады
11 Aug, 2008 Сылу 0
Мәгариф һәм фән өлкәсендә федераль күзәтү хезмәте карары нигезендә дәүләт карамагында булмаган “Санкт–Петербургның идарә һәм икътисад академиясе” исемле югары һөнәри белем бирү мәгариф оешмасының Казандагы филиалына дәүләт аккредитациясе бирелмәгән. Әлеге мәгълүматны Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә.
Бу хакта карарны түбәндә укый аласыз.