Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршын җир” әсәрендә хакыйкать тудырган фаҗига. Вакыйгалар арасында бәйләнеш
Кеше яши, һәм аны соңгы сулышына кадәр гаделлеккә ышаныч озатып бара. Кешелек дөньясы яратылганнан бирле, күпме заманалар үзгәрде. Адәм баласы, кешелексез шартларда калып олы әхлакый югалтулар кичергәндә, чын кеше булу миссиясен үтиме? Бер-беребезнең исән чагында кадерен беләбезме? Кайчагында гомернең бер саплам җеп кебек кыска калганын сизәсең... Ул шулкадәр кыска...
Бүгенге дәрестә без Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршын җир” әсәрен сюжет-композицион корылыш ягыннан тикшерү барышында хакыйкатьнең бәһасен, афәткә тару, җәбер, золым кебек түбәнлек һәм кимсетелүләрне үз җилкәсендә кичергән, иҗтимагый һәм шәхси каршылыклар бердәмлегеннән торучы геройларның яшәү фәлсәфәсен һәм кыйбласын, чор хакыйкате тудырган шәхес фаҗигасен җәмгыятьтәге тәртипләр аша ачыкларга тырышырбыз.