Татарстан һәм Малайзия фән-техника өлкәсендә хезмәттәшлек итәчәк
tat.tatar-inform.ru
Татарстан мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев Малайзиядән үзенең коллегасы Хәлимә Али белән очрашты.
Хәлимә Али Казанга, Ислам Фәннәр академиясенең XVI фәнни конференциясендә катнашу өчен, рәсми делегация составында килгән иде. Наил Вәлиев белән очрашуның максаты – югары белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
Бүгенге көндә Россия вузларында Малайзиядән 2 меңгә якын студент (нигездә, медицина белгечлеге буенча) белем ала. Аларның өчтән беренә диярлек укыган өчен дәүләт түли. Хәлимә Али сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Россиягә укырга җибәрелүче Малайзия гражданнарының санын ике мәртәбә арттыру мәсьәләсе көн тәртибендә тора.
“Табиблардан тыш, безнең илебезгә инженерлык эшен белүче, аэрокосмика һәм нанотехнология өлкәләрен яхшы аңлаучы белгечләр кирәк”, - дип белдерде Хәлимә Али.
Очрашу нәтиҗәләре буенча яклар фән-техника өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешүне имзалау өчен документлар әзерләячәк.