Түбән Камада 24 мең бала мәктәп бусагасын атлап керде
1 Sep, 2008 matur 0
Чыганак:
tat.tatar-inform.ru
Бүген Түбән Каманың 34 урта белем бирү учреждениесендә тантаналы линейкалар узды. Иртә белән мәктәпләргә 23768 бала һәм яшүсмер юл тотты. 2,5 меңгә якын бала өчен бүген тәүге кыңгырау яңгырады, аларның һәркайсына бүләкләр тапшырылды.
Традиция буенча һәр мәктәп балаларны һәм аларның әти-әниләрен концерт программалары белән каршы алды, педагоглар укучыларга белем нигезләрен үзләштерүдә уңышлар теләде.
Мәгариф идарәсе белгечләре хәбәр иткәнчә, инде иртәгә үк мәктәпләр тулы режимда эшли башлаячак, дәресләр расписание нигезендә узачак.