Татар теленнән белемнәрне чит илләрдә дә сыныйлар
29 ноябрь көнне Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге инициативасы белән балалар өчен татар теле, Татарстан Республикасы мәдәнияте һәм тарихы буенча бәйге үткәрелде.
Бәйгедә балаларның татар сөйләм теле дәрәҗәсен ачыкладылар. Темалар күп төрле иде:
- "Танышу";
- "Үзем турында";
- "Минем гаилә";
- "Туган җирем";
- "Көнем ничек үтә";
- "Йорт һәм йорт җиһазлары";
- "Савыт-саба";
- "Яшелчә һәм җиләк-җимешләр" һ.б.
Бәйгенең төп оештыручысы - Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге әгъзасы, “Тошкент” телерадиоканалының татар-башкорт программалары редакторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәйхан Мәннәпова. Татарстан тарихы һәм мәдәнияте буенча сорауларны Үзбәкстан Республикасы Фәннәр Академиясенең өлкән фәнни хезмәткәре Ринат Шиһабетдинов әзерләгән.
Бәйге балалар өчен бик күңелле итеп үткәрелгән, ахырда балаларның барысына да бүләкләр өләшкәннәр. Бәйге "Туган тел" җырын башкару белән тәмамлады, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге матбугат хемәте.