Яктылык һәм җылылык өләшүчеләр
- Лилия апа, әйтегез әле, сезнең гаилә династиясенең энергетика буенча ничә еллык стажы бар?
- Әтием Госман Гомәр улы – 36 ел, әниебез Нәзирә Шәрәф кызы – 33 ел энергетика өлкәсендә хезмәт итәләр. Әтиебез Сведловск өлкәсенең Карпинск электромеханиклар техникумын бетерә, соңыннан Татарстаныбызга кайта. Биектау районы Дөбьяз РЭС на мастер булып урнаша, әниебез шунда ук подстанциядә дежур тора. Үз эшенең остасы булып танылган әтиебезне тагы да җаваплы урыннарга билгелиләр. Тиздән ул үзебезнең Лаеш РЭС на начальник урынбасары итеп куела. Дәрәҗә югарырак булган саен, җаваплылык та арта, әлбәттә. Әниебез дежурный электромонтер, диспетчер вазифаларын башкара.
Бертуган энем Хәлилов Руслан – ПЭС (Идел буе районы электр челтәре) та баш инженерның урынбасары, электромонтердан җитди җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелде. Туганнан туган абыебыз Марат Самигуллин 17 елдан артык Биектау РЭС (Район электр челтәре) та электромонтер булып эшли. Тагын бер кыз туганым – “Энергощит”та.
Шуларның барысын кушсак, 145 елдан артып китәләр.
- Бу үтә җаваплы хезмәттә озак еллар эшли алуыгыз серләре нәрсәдә?
- Әлбәттә, әти-әниебез – беренче укытучыларыбыз. Бу хезмәткә алар олы ихтирам тәрбияләделәр. Йортыбыз – вагон, ишегалдыбыз – подстанция, зур кранлы тракторлар, йөк машиналары... Без яшәгән вагонның яртысында – диспетчер бүлмәсе, рация, телефон, схемалар иде. Әнием эштә вакытта дежур рапортлар кабул итәргә, төгәл җаваплар бирергә өйрәндем.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Яктылык һәм җылылык өләшүчеләр (Энергетиклар көне уңаеннан дәрес эшкәртмәсе) | 9.38 MB |