Татарстан Дәүләт Советында тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен Ачык ишекләр көне
Бүген ТР Дәүләт Советында "Парламент дәресе - 2016"ны оештыру һәм үткәрүдә катнашучы педагоглар өчен Ачык ишекләр көне уздырыла. Бу хакта ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге хәбәр итә.
Парламентта кунакта тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмәләре җитәкчеләре, тарих һәм җәмгыять белеме буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадалары җиңүчеләрен һәм призерларын, шулай ук "Парламент дәресе" дипломантларын әзерләгән укытучылар булачак
Әлеге чара "Парламент дәресе" проекты кысаларында үткәрелә. Быел әлеге дәресләр 8-13 февральдә республиканың барлык мәктәпләрендә узачак. "Парламент дәресе - 2016"ның темасы - "Граждан. Җәмгыять. Дәүләт".
Искәртеп узабыз: Татарстанда парламент дәресләре Дәүләт Советы башлангычы белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, республиканың Белем бирүне үстерү институты катнашында, 2009 елдан башлап, ел саен үткәрелә. Алар укучыларда сәяси-хокукый культура һәм актив гражданлык позициясе формалаштыруга булыша.
Ачык ишекләр көне кысаларында педагоглар республика парламентының эшчәнлеге белән танышачак, шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашачак.