Мәктәп яны мәйданчыгың нинди?
Мәктәп яны участогы нинди булырга тиеш? Идеаль вариант: мәйданчыкның койма белән әйләндереп алынуы, ут һәм сукмалар, ял өчен каралган урыннарның җиһазланган булуы. Яшеллек тә тәртиптә булырга тиеш: чәчәкләр-куаклар каралган, аларның төрлелеге дә бай булуы сорала. Алай гына да түгел болар барысы да эстетик зәвык белән башкарылырга тиеш.
Казаныбызда мондый мәктәп яны мәйданчыклары бар. Моңа Татарстан Республикасының Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы үткәргән бәйгедә җиңү яулаган уку йортлары дәлил.
Өченче урынга лаек мәктәпләр табылмый. Икенче баскычта – Яңа Савин районының 113нче мәктәбе. Җиңүче – Идел буе районының 19нчы гимназиясе.
Кызганыч, Казанның Киров районында урнашкан бер генә мәктәп тә конкурста катнашырга теләк белдерми.