Татарстанда биш мәктәп карантинга ябылган
Грипп һәм кискен тын юллары авыруы белән бәйле вәзгыять үзгәреп тора. 2 февральгә булган соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда 5 мәктәп тулысынча карантинга ябылган, 6 мәктәптәге 33 сыйныфта укулар туктатылган.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, Казанның Мәскәү районындагы 94 нче номерлы мәктәп, Идел буе районында урнашкан 121 нче номерлы лицей, Чистай районындагы 1 нче гимназия һәм 16 нчы номерлы мәктәп, шулай ук Спас районындагы кадет мәктәп-интернаты карантинга ябылган.
Аеырым статистик мәгълүматларга тукталсак, Авиатөзелеш районында грипп һәм кискен тын юлы авыруы аркасында барлык укучыларның 8,6 %ы, Яңа Савин районында – 9,1%ы, в Киров районында – 7,6 %ы, Мәскәү районында – 9,7 %ы, Вахитов районында – 12,5 %ы, Идел буе районында – 9 %ы, Совет районында – 5 %ы укырга килми.