Белем.ру порталы Муса Җәлилгә багышланган викторинада катнашырга чакыра
Ә сез Муса Җәлил иҗатын һәм тормыш юлын яхшы беләсезме? Аның кайсы шигырьләре күңелегезгә аеруча хуш килә? Кайсы шигырьләрен яттан беләсез? Аның батырлыгы турында танышмы?
Белемнәрегезне тикшереп карау өчен иртәгә, 29 нчы февраль көнне, сезне Муса Җәлилгә багышланган викторинага чакырабыз. Әлеге викторина тәүлек дәвамында ачык булачак. Нәтиҗәләрне викторинаны узуга ук белә алырсыз, ә инде җиңүчеләр исемлеген без 1 март көнне игълан итәчәкбез.
Викторинада җиңеп чыккан кулланучы финал турына чыгачак һәм финал бәйгесендә катнашу бәхетенә ия булачак. Викторинаны уңышлы узган кулланучылар I Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесендә уңышлы катнашулары турында түләүле электрон сертификат сората алачаклар.
Викторинага әзерләнү өчен Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат белән порталның Ресурслар бүлегенә кереп танышырга тәкъдим итәбез. Барыгызга да уңышлар теләп калабыз!