Балтач мәктәбе дару үләннәре һәм макулатура тапшырып акча эшли
Бу атнада Балтач урта мәктәбендә дару үләннәре, макулатура җыйдылар.Мәктәп коллективы үз кассасына акча эшләү ысулларының иң файдалысы, үтемлесен куллану белән мактауга лаек. Биредә елның-елында укучылар дару үләннәре җыя, чирек саен макулатура тапшыра. Беренчедән, мәктәп үзенә кирәк-ярак алырлык акча эшли, икенчедән, бала, үзе дә сизмәстән, хезмәт тәрбиясе ала, дип хәбәр итә районның“Хезмәт” газетасы.
“Елның- елында уку елы дәвамында дүрт тапкыр макулатура, язгы каникулда каен бөресе җыю мәктәпнең тәрбия планына кертелгән һәм укучылар белән бу планны бик теләп үтәп барабыз, ә хәзер инде җәйге каникулда дару үләннәре җыю традициягә кереп килә, - ди мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Руфия Закирова. - Мәктәпнең махсус хисабына шулай акча эшләп, мәктәпнең матди яктан базасын ныгытырга үзебездән зур өлеш кертәбез. Бу эшчәнлектә шулай ук әти-әниләр иң зур таянычыбыз булып тора. Алар ярдәме белән укучыларда җаваплылык хисләре тәрбиялибез, алда куелган бурычларга намус белән карарга өйрәнәбез”.
Шунысын да әйтергә кирәк, узган уку елында мәктәп кассасына дару үләннәре сатудан барлыгы 23 мең сум акча керсә, макулатура тапшырып, 125 мең сум акча эшли алганнар.