Татар телендә югары техник белем бирүгә - 25 ел (халыкара фәнни-гамәли конференция)
18 апрель көнне Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында "Татар телендә югары техник белем бирүгә - 25 ел" дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция үткәреләчәк.
Конференция узган меңьеллык азагында техник фәннәрне татар телендә укытуны беренче булып яңартып җибәргән һәм бүген дәвам иткән Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының (КДАТУның) һ.б. югары уку йортларының бу юнәлештәге эш тәҗрибәсен өйрәнүгә һәм киңрәк җәелдерүгә багышлана.
Конференция 2017 елның 18 апрелендә КДАТУның Актлар залында үтәчәк. Конференция вакытында КДАТУ һ.б. уку йортлары галимнәре татар телендә бастырып чыгарган уку-методик әдәбият күргәзмәсе һәм КДАТУда татар телендә югары техник белем бирүне оештыручы Вәгыйзь Фәтхуллин истәлегенә багышланган күргәзмә эшләячәк.
Адресы: Казан шәһәре, Яшел урамы, 1 й., КДАТУ, 2 корпус, 4 кат.