Юбилей алды "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесенең җиңүчеләре билгеле!
"Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесендә катнашучылар һәм бәйгене кызыксынып күзәтеп торучылар!
Бәйге елдан-ел ныгый һәм киңәя бара, номинацияләр саны арта, интернет-проектларга карата таләпләр кырыслана һәм шул ук вакытта бүләкләр дәрәҗәлерәк була бара.
Быелгы тантана да башка елларга караганда нык үзгә булачак!
Беренчедән, аның тантана үткәрелү урыны үзгәрә. Быел җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 29 нчы октябрь (дүшәмбе) көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында үткәреләчәк, тантана 11:00 сәгатьтә башланачак.
Икенчедән, "ВКонтакте социаль челтәре җәүһәрләре" номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләргә Санкт-Петербургтан ВКонтакте социаль челтәренең проектлар җитәкчеләре дә киләчәкләр.
Өченчедән, быел бәйгенең партнерлары саны да артты, димәк, быел җиңүчеләргә тапшырыласы бүләкләр саны һәм кыйммәте дә артыр, дип өметләнеп калабыз.
Тантанага һәрбер катнашучы чакырулы. Тик шулай да, финалга үткән катнашучыларны - җиңүчеләрне рәсми чакыру хатын, тиешле куллар куелгач, якын арада аерым яңалык буларак бәйгебезнең рәсми сайтында http://konkurs.belem.ru адресы буенча урнаштырырбыз, дип ышандырып калабыз!
Финалга үткән проектлар исемлеге (рәсми сайт)
Ихтирам белән, бәйгенең оештыру комитеты