ТДГПУ Франция югары уку йортлары белән хезмәттәшлек җепләрен барлый
Бүген Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты ректоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов Франция Мәгариф һәм фән министрлыгының генераль инспекторы господин Жерар Бруссуа белән очрашкан.
Господин Бруссуаның университет белән хезмәттәшлеге озак вакытлы тарихка ия. 1994 елда университет һәм Жерар Бруссуа генераль секретарь постында торган Кретей Академиясе арасында килешү төзелгән.
ТДГПУның җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге хәбәр иткәнчә, бүгенге очрашуда ТДГПУның Франция вузлары белән хезмәттәшлек перспективалары каралган. Шулай ук Париж-XII университеты белән дә хезмәттәшлек урнаштыру мәсьәләсе күтәрелгән. Аның составына Кретей Академиясе педагогика университетлары да керә. Бруссуа әфәнде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында рәсмиләштерелгән килешү турында да сөйләгән.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru