Роспотребнадзор дистанцион уку вакытында балаларны гаджетлар кулланудан чикләргә киңәш итә
15 Apr, 2020 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
Роспотребнадзор үз-үзеңне изоляцияләү чорында дистанцион белем бирүне оештыру буенча киңәшләр бастырып чыгарды.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, мәктәп укучыларының 30-50% ында мәктәпне тәмамлаганда күзләре бозылу очрагы еш күзәтелә һәм алар киләчәктә күзлек кияргә мәҗбүр. Өйдә уку вакытында балалар көне буе хәрәкәтләнмичә компьютер каршында утыра. Шуңа да ата-аналарга гаджетлар куллануны чикләргә киңәш ителә.
Профилактика чаралары буларак компьютерда һәм гаджетларда эшләү вакытын дөрес планлаштыру тәкъдим ителә. Шулай ук көн саен күзләр өчен гимнастика ясау, укучының эш урынында күрү өчен оптималь шартлар булдыру – уңайлы эш урыны, сул яктан яктырту, монитордан күрү органына кадәр 70 см, ә өстәлдән күрү органына кадәр 25 см ара калдыру кирәк.