Мәктәп олимпиадасы призерлары турында боерык проекты басылды
24 Apr, 2020 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
"Россия Федерациясе территориясендә яңа коронавирус йогышы (COVID-19) таралуга бәйле рәвештә, 2019/20 уку елында мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасын үткәрү турында боерык проекты басылды.
Аның нигезендә, бу уку елында олимпиада нәтиҗәләре региональ этап нәтиҗәләре нигезендә ясала.
Агымдагы уку елында гомуми урта белем бирү буенча төп программаларны үзләштерүне төгәлләүче һәм олимпиаданың йомгаклау этабында катнашу өчен кирәкле баллар җыйган региональ этапта катнашучылар 2019/20 уку елында олимпиада призерлары булып саналачак.