Татарстанда коронавирус аркасында мәктәп каникулларын озайтырлармы?
28 Oct, 2020 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе аркасында мәктәп укучыларының көзге каникулларын озайту мөмкинлеген карамыйлар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
«Бүгенге көндә мәктәп каникуллары профилактика чаралары шартларында уза, алар билгеләнгән. Балаларның каникулларын озынайту турында сүз дә юк», — диде спикер.
Любовь Авдонина республикада балалар арасында яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны өлкәннәргә караганда ун тапкыр кимрәк, шул ук вакытта аларның гомуми структурада өлеше үзгәрми, диде.