Матур сөйләм иленә сәяхәт
23 Nov, 2020 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Гөлнара Исәнәй кызы ӘСМӘНОВА, Мөслим районы Мөслим урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы
5 нче бирем: (тактага 5 саны беркетелә) Слайд 8
«Тап, тап табышмак» уены. Табышмакларны тыңлыйбыз, җавабын табабыз. Сез әзерме?
1. Җәен урманда патша,
Кышын кардан да аста. (Аю)
2. Сарыдыр төсе,
Үткендер теше.
Урманда йөри,
Сарыклар эзли. (Бүре)
3. Җәен соры, кышын ак. (Куян)
4. Көлтә-көлтә койрыгын,
Болгый-болгый бара ул.
Кетәклеккә кереп ул,
Тавык-чеби урлый ул. (Төлке) (Слайд 9) (аю, бүре, куян, төлке рәсемнәре)
− Болар нәрсәләр булды инде? (Кыргый хайваннар). Балалар, ә безнең Мөслимебез урманнарында бу җәнлекләрнең кайсылары яши? Куян һәм төлкеләрне очратырга була.
− Балалар, бу персонажлар кайсы әкиятләрдә очырыйлар. (Әкиятләрне әйтәләр)
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Матур сөйләм иленә сәяхәт (мәктәпкәчә яшьтәге балаларның булачак укытучысы белән очрашу вакытында үткәрү өчен шөгыль) | 24.16 KB |
Матур сөйләм иленә сәяхәт (презентация) | 13.46 MB |
Ресурс төре:
Предметлар: