Быел балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә чыршы бәйрәмнәре узачакмы?
23 Nov, 2020 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
Татарстанда балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә Яңа ел бәйрәмнәре уздырылачак. Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
Ведомствода әйтүләренчә, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә массакүләм чаралар тыелган, әмма бу «балаларның көтеп алган чыршы бәйрәмнәре булмаячак дигән сүз түгел».
«Бәйрәмнәрне Роспотребнадзор таләпләрен катгый үтәп уздыру планлаштырыла. Чаралар бакчаларда төркемнәр, ә мәктәпләрдә класслар һәм параллельләр буенча үтәчәк», — диделәр министрлыкта.
Быел Кремльдә чыршы бәйрәме булмаячак, ә Татарстанда Президент чыршы бәйрәме кайбер чикләүләр кертеп уздырылачак. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматына караганда, чарадагы кунаклар саны чикләнәчәк һәм битлек кию мәҗбүри булачак.