Татарстанда физкультура дәресләрен сәламәтлекләре белән проблемалары булган укучылар өчен җайлаштыралар
Татарстанда физкультура буенча мәктәп программасын яңартырга һәм сәламәтлекләре белән бәйле проблемалар булган балалар өчен җайлаштырырга кирәк. Республикада дәресләр вакытында «эскәмиядә утыручы» яки дәресләрне калдыруны рефератлар белән шөгыльләнеп ябучы мәктәп укучылары булырга тиеш түгел, дип саный РФ Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Ольга Павлова. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге һәм башка мәсьәләләр бүген зур фикер алышуны ачкан түгәрәк өстәл утырышында каралды, аның нәтиҗәләре буенча тәкъдимнәр һәм конкрет нигезләмәләр булдырылачак.
"Кызганычка, бүгенге көндә безнең мәктәпләрдә булган программа, нигездә, сәламәтлек белән проблемалары булмаган балаларга юнәлдерелгән, әмма соңгы вакытта „махсус“ физкультура дәресләренә мохтаҗ балалар саны арта», — дип белдерде Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова.
«Нәкъ менә балалар яшендә, мәктәптә сәламәтлек ныгый башлый һәм, димәк, тормыш сыйфатына, уңышка ирешүгә нигез салына. Безгә физик тәрбия алымнарын яңадан карарга кирәк. Физик культура белем бирү процессының читендә булырга тиеш түгел", — дип билгеләп үтте Ольга Павлова.
Хәзерге вакытта республикада физкультура белән шөгыльләнүнең төп төркеменә 330 мең укучы керә, әзерлек төркеменә — 104 мең, махсус төркемгә — 15 мең. Республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина мәгълүматларына караганда, Татарстанның 82 мәктәбендә махсус медицина төркемнәрендә укучылар өчен өстәмә дәресләр бар. Шуларның 21е генә Казанда урнашкан. Шулай ук Татарстан башкаласының биш мәктәбендә 10 махсус медицина төркеме булдырылган.