Казанда муниципаль хезмәткәрләр өчен уздырылган татар теле курсларына йомгак ясалды
23 Jul, 2021 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
Бүген Казанда муниципаль хезмәткәрләр өчен уздырылган татар теле курсларына йомгак ясалды.
Уку узган кешеләргә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова квалификацияне камилләштерү турында таныклыклар тапшырды.
Татар телен өйрәнү курслары 7нче июльдә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында старт алды.
Укуларны Казанның 21 муниципаль хезмәткәре узды.
Алар:
- грамматика нигезләрен үзләштерделәр
- гади җөмләләрне өйрәнделәр
- сүзлек запасын киңәйттеләр.
Дәресләр интерактив формада узды. Укытучы заманча методик алымнар һәм чаралар кулланып, аудио- һәм видеоматериалларны урынлы файдаланып, дәресләрне кызыклы итеп үткәрде.
Гүзәл Сәгыйтова мондый кыска вакыт эчендә телне үзләштереп булмый, бары тик даими практика гына алган белемнәрне ныгытырга ярдәм итәчәк, дип ассызыклады.