Тарихны сөюче укучылар өчен...
Сәләтле яшьләрне табу һәм аларга булышу, туган якка, татар халкының данлыклы кешеләре калдырган мәдәни-тарихи байлыкка кызыксыну тәрбияләү, бүгенге чор үсмерендә тикшеренү һәм коммуникатив компетенция формалаштыру максатыннан, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы республикабыз Фәннәр Академиясе һәм Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих Институты белән берлектә агымдагы елның 1нче декабреннән алып киләсе елның 20нче февраленә кадәр мәктәп укучылары өчен үзенчәлекле бәйгенең чираттагысын оештыра. Тиздән “Татар халкы һәм Татарстан тарихы”ннан IV республикакүләм конкурсның беренче туры старт алачак.
Конкурста гомуми белем бирү мәктәпләренең өлкән сыйныф, училище, лицей һәм көллият укучылары катнаша ала.
I турны уңышлы узганнар, бәйгенең икенче баскычын узарга Тарих Институтының үзенә чакырыла. Биредә алар сынауны тест рәвешендә бирәчәк. Сораулар “Татар халкы һәм Татарстан тарихы” мәктәп курсына нигезләнеп төзелә. Якынча биремнәрне www.tataroved.ru сылтамасы буйлап табарга мөмкин. Шулай ук беренче тур нәтиҗәләре дә биредә эленә.
Соңгы тур лауреатлары республикакүләм олимпиада җиңүчеләренә тиңләнә, ягъни алар югары уку йортларының тарих бүлекләренә шундый ук ташламалар белән укырга алыначак. Бәйгегә тәкъдим ителәчәк эшләргә таләпләрне беркетелгән файлда карарга мөмкин.
Эшләрне электрон һәм басма формада түбәндәге адрес буенча юллау сорала: 420014, Казан, Кремль, 5нче подъезд, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Тарих Институты, 14нче кабинет, тел.292-17-62.