"Пушкин картасы" белән кинога йөрергә мөмкин булачак
1 гыйнвардан «Пушкин картасы» ярдәмендә 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләр дәүләт хисабына мәдәни чараларга билетлар сатып ала алалар. Быел ул елына 3 меңнән 5 мең сумга кадәр арттырылды. Моннан тыш, 1 февральдән шундый чаралар исемлеге киңәйтелә. Бу хакта карарны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады.
Әйтик, киләсе айдан башлап "Пушкин картасы"н театрларда, музейларда һәм концерт залларында гына түгел, Мәдәният министрлыгы һәм кино фонды ярдәмендә оештырылган Россия фильмнарына билетлар сатып алганда кинотеатрларда да кабул итәчәкләр. Ел дәвамында кинотеатрларга бару өчен 2 мең сумга кадәр акча тотарга мөмкин булачак.
Бу карарны Михаил Мишустин 2021 елның декабрендә илебез кинематографиясен үстерү буенча Хөкүмәт советы утырышы вакытында игълан итте. Вице-премьерлар белән киңәшмәдә имзаланган карарны шәрехләп, ул Россиядә яхшы режиссерлар, сценаристлар, актерлар күп булуын билгеләп үтте. Дәүләт ярдәмендә яшьләр аларның иҗаты белән танышачак.
Белешмә: "Пушкин картасы" - яшьләр өчен махсус банк картасы, аны мәдәни чараларга билетлар сатып алганда гына түләргә мөмкин. Мондый карталар хисабына акчаны дәүләт күчерә. Бу программа 2021 елда Россия Президенты инициативасы белән эшләтеп җибәрелде. Дүрт ай эчендә аның аша 2 млрд. сумнан артык билет сатып алынган.