Өлкән сыйныфлар өчен III Россиякүләм фәнни-инновацион проектлар конкурсы
Югары сыйныф укучылары «Сименс» компаниясе уздырган III Росиякүләм фәнни-инновацион проектлар конкурсына чакырыла. Чара Россия Федерациясенең 7 федераль округында үткәрелә. Конкурсның быелгы темасы - “Киләчәгебез өчен чиста планета”.
Конкурс 2 этапта үткәрелә:
• региональ тур – һәр федераль округта оештырыла;
• федераль тур – Мәсәкү шәһәренә алдагы региональ тур җиңүчеләре генә чакырыла.
Катнашу өчен гаризалар һәм проектлар 2009 елның 15нче февраленә кадәр кабул ителә.
Эшләрне бәяләү критерийләренә килгәндә, төп басым проектның актуальлегенә, максатчанлыгына, тормышка ашыру мөмкинлегенә, инновацион характерда булуына ясалачак.
Шәхси эшләр белән беррәттән коллектив эшләнгән проектлар (3 кешегә кадәр) да кабул ителә. Катнашучылар – гомуми урта белем бирү оешмаларының 10-11нче сыйныф укучылары, я махсуслашкан урта һөнәри белем бирү оешмаларының 1-2 курс студентлары. Икенче төрле әйткәндә, бәйгедә 14-18 яшьлек кызлар-егетләр генә катнаша ала.
Тулырак мәгълүмат беркетелгән файлда яисә http://www.science-award.siemens.ru/ сылтамасында.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Nigezleme.pdf | 102.15 KB |