Рәшит Абдуллин музыкасы
Карлар ява Казан урамына,
Моңнар иңә талган күңелгә,
Әйтерсең лә бүген бөтен дөнья
Сәйдәш моңы белән күмелә.
Кушымта:
Ул — халкымның бәхет кошы сыман,
Ул — халкымның ачы күз яше.
Син татарның җанын аңлыйм, дисәң,
Утыр да бер тыңла Сәйдәшне.