Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстан 2010 елда да Россия һәм чит илләрнең белем бирү, фәнни үзәкләрендә кадрлар әзерләү программасын дәвам итәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында белем бирү һәм фәнни үзәкләрдә белгечләр әзерләү буенча комиссиянең Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган утырышыннан соң мәгариф һәм фән министр Альберт Гыйльметдинов белдерде. Утырышта 2009 елга нәтиҗәләр ясалды, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.
Министр сүзләренә караганда, ел саен “Алгарыш” программасы аша 450 дән 600 гә кадәр татарстанлы уза. Быел, мәсәлән, белгечләр әзерләү һәм яңадан хәзерләү эше 7 юнәлештә алып барылган. “Алгарыш” программасы буенча Россия һәм чит ил үзәкләренә 84 студент, аспирант һәм яшь галим, 19 мөгаллим, 65 дәүләт һәм муниципаль хезмәткәр, 95 җитәкче, 123 инглиз теле укытучысы, нанотехнологияләр буенча эшләүче 12 кешелек, физкультура, спорт, туризм юнәлешендә эшләүче 30 кешелек проект төркемнәре җибәрелгән. Быелгы программада катнашучы 428 кешенең 253 е ил вузлары һәм үзәкләрендә, калганнары чит илләрдә белем эстәгән. Быел грант алучылар Германия, АКШ, Бөекбритания, Швейцария, Израиль, Франция, Испания, Италия, Финляндия, Голландия вузларында укыган. Программага каралган финансларның гомуми күләме 120 млн.сум, шуның яртысыннан артыгы студентлар, аспирантлар һәм яшь галимнәр өчен тотылган. Әлеге категория икътисад, идарә, биология, төзелеш һәм архитектура, экология, мәгълүмат технологияләре, техник һәм табигый-фәнни дисциплиналар буенча белем ала.
Министр хәзерге вакытта “Алгарыш” программасы аша узучыларның барысы да диярлек эш белән тәэмин ителүен җиткерде. “Яшь кадрларның нинди позицияләргә эшкә урнашуы - икенче мәсьәлә. Аларның мөмкинлекләре бик югары, ә хезмәт базарында аларга азрак тәкъдимнәр булырга мөмкин. Шул сәбәпле, кайвакыт хезмәт ресурсларыннан адекват файдалану белән проблемалар килеп чыга”, - ди министр. Грант алучыларның бер өлеше стажировка узганнан һәм вуз тәмамлаганнан соң укуларын аспирантурада дәвам итәләр икән.
2010/2011 уку елында “Алгарыш” программасы буенча укырга җибәрелүчеләрнең саны, министр ассызыклаганча, финанслау күләменә бәйле булачак.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru