Татар мәгарифе порталы
Сез монда
1 сентябрьдән Татарстанда, Россиянең башка төбәкләрендәге кебек үк, мәҗбүри мәктәп формасы кертеләчәк. Аның нинди булачагын, нинди тукымадан тегеләчәген һәр мәктәп үзе хәл итәчәк. Ата-аналарның бурычы - баланы мәктәп формасы белән тәэмин итү. Балага нәрсә кидерим дип көн саен баш ватканчы, бер тапкыр 2-3 мең сумга костюм сатып алуың күпкә җиңелрәк бит.
Соңгы вакытка кадәр мәктәп формасы мәҗбүри булмаса да, республиканың 29 районында аны керттеләр инде. Биредә Казан мәктәпләре дә искәрмә түгел.
Мисал өчен, башкаланың 7 нче гимназиясендә уку йорты ачылган көннән бирле мәктәп формасы мәҗбүри. Малайлар һәм кызлар куе зәңгәр төстәге костюмнан һәм ак күлмәктән йөри, бернинди бизәкләр булмаска тиеш, төсле кофталар кияргә, бизәнү әйберләре тагарга ярамый - әлеге кагыйдәләр гимназия уставында язылган.
- Бердәм мәктәп формасы игътибарны читкә юнәлдерми. Моннан тыш, ул социаль чикләрне юкка чыгара, - дип саный 7 нче гимназия директоры Любовь Кочнева. - Гаиләләрнең матди хәле бер-берсеннән шактый аерыла, балалар арасында төрлесе бар, кайберәүләрнең купшы киенәсе килә, ә форма барысын да тигезләп куя. Башкалардан аерылып торасың киләме? Тырышып укы, бөтен талантыңны эшкә җик. Яхшы компанияләрдә дресс-код мәҗбүри һәм безнең укучылар мәктәпне тәмамлагач та, кагыйдәләргә җиңел яраклаша.
Шул ук вакытта бердәм мәктәп формасы төрле булырга мөмкин. ТР Министрлар Кабинеты укучыларның киеменә карата гомуми таләпләрне генә раслый, мәктәпләр исә форманы укучылар һәм ата-аналарның фикерен исәпкә алып, мөстәкыйль рәвештә сайларга хокуклы.
Мисал өчен, Минзәләнең 1 нче урта мәктәбендә укучы кызлар совет заманындагы кебек көрән күлмәк һәм ак алъяпкыч киячәк. Мәктәп директоры Валентина Яковлева сүзләренчә, моңарчы малайлар да, кызлар да соры костюмнардан йөргән, ләкин хәзер кызлар өчен мәктәп формасының классик вариантын сайлаганнар, чөнки ул бүген дә актуальлеген югалтмый. “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә дә чыгарылыш сыйныф укучылары тикмәгә генә совет чоры үрнәгендәге күлмәк һәм алъяпкычлар кими бит. “Ә малайлар соры костюмнардан йөриячәк”, - дип төгәллек кертә Валентина Яковлева.
Сарман районы Җәлил бистәсенең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 1 нче урта мәктәбе директоры Гөлшат Идрисова да совет чорындагы мәктәп формасыннан да яхшырак кием әлегә уйлап табылмаган, дип саный. Һичьюгы кызлар өчен: “Ул шундый матур, пөхтә, кызларга бик тә килешеп тора. Мондый форма арзангарак та төшә, блузкалар сатып алырга да кирәкми, алмаш якалар булса - шул җиткән”.
Бөгелмәнең 9 нчы мәктәбендә дә совет үрнәгендәге кызлар формасын сайлаганнар. Ә малайлар ак күлмәктән, кара чалбардан йөриячәк.
Шуның белән бергә республика шәһәр-районнарында соры костюм мәктәп формасының популяр варианты булып калуын дәвам итә. Мисал өчен, Түбән Каманың аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 11 нче мәктәбендә соры төстәге форма керткәннәр. “Без форманы үзәкләштерелгән тәртиптә сатып алмыйбыз. Һәр сыйныф бу мәсьәләне мөстәкыйль рәвештә хәл итә, хәзер сайлау мөмкинлеге бик зур бит”, - дип аңлата мәктәп директоры Алла Огородова.
Бөгелмә районының Акбаш мәктәбендә дә хәлләр шундыйрак. Директор Гөлнур Мадьярова сүзләренчә, соры төстәге мәктәп формасын ата-аналар сайлаган һәм һәркем үз баласын үзе киендерергә карар кылган.
Чыганак: http://tatarile.org