Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Буа шәһәрендәге Роальд Сәгъдиев исемен йөртүче мәктәптә төгәл фәннәрне сөюче шигъри күңелле балалар укый дисәк, ялгыш булмас, мөгаен. Чөнки мәктәп атаклы якташлары – Татарстан һәм Россия Фәннәр Академиясе әгъзасы, Американың Мэрлин университеты профессоры исемен йөртә. Шушы ук мәктәптә оешкан Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис музее исә балаларны шигърияткә якынайта.
Укучылар атаклы якташларының портретын да оста ясый
Гади генә түгел, музей-картиналар галереясы да әле ул. Чөнки биредә Ренат Харисның утыз алты картинасы саклана. Музей җитәкчесе, Татарстанның атказанган укытучысы Гөлнур Айзетуллова әйтүенчә, музей оештыруга нәкъ менә шушы картиналар сәбәпче булган.
– 2001 ел иде ул. Ренат Харис 60 яшьлек юбилеен бәйрәм иткәндә Буа районына дип шушы картиналарны бүләк итте. Бу бүләк безнең мәктәпкә тапшырылды. Чөнки атаклы якташыбыз Луначарский исемендәге мәктәпне тәмамлаган.
Әлеге мәктәп яңа бинага күчкәч, музейга аерым бүлмә бирелгән. Экспонатлар җыю белән беррәттән, Гөлнур Айзетуллова Ренат Харис шәхесе үрнәгендә районның яшь талантларын үстерү турында да уйлана. Бу хакта ул шагыйрьнең үзенә дә әйтә. Ренат Харис исә ул вакытта туган ягына кунакка Башкортстан шагыйре Мостай Кәримне алып кайткан була һәм кадерле кунак алдында, якташларым өчен үз исемемдәге премияне булдырачакмын, дип вәгъдә итә. Әлеге премия алдан академик Сәгъдиев мәктәбе укучыларына гына бирелсә, соңыннан районның укуда, сәнгатьтә уңышларга ирешкән балаларына да тапшырыла башлый.
Музейда Ренат Харис һәр яклап ачыла. Биредә аны күренекле якташ, шагыйрь, дәүләт эшлеклесе буларак та күрсәтә алганнар. Һәр картинага эпиграммалар язылган. Кыска шигырьләрне русчага Лилия Газизова тәрҗемә итсә, инглизчәгә тәрҗемәне Равил Бохараев ясаган булган. Экспонатлар арасында Ренат Хариска аеруча якын булганнары да бар. Әйтик, аның 1958 елда класс белән төшкән күмәк фотосы үзендә дә сакланмаган. Бу фотоны Гөлнур ханым мәктәп архивыннан алган.
Музейдан кеше бер дә өзелми. Башка музейлар халыкны ничек җәлеп итәргә дип баш ватса, монда ничек барысына да вакыт җиткерергә дип уйланалардыр, мөгаен. Кунаклар өчен теләкләр журналын ачсаң, музейда Татарстаннан гына түгел, чит ил вәкилләре дә булуы күренә. Америка студентлары, мәсәлән, биредәге ихласлыкка, тәрбия алымнарына сокланып киткән.
Сокланып кына калмыйлар, өйрәнәләр дә. Ник дигәндә, Гөлнур Айзетуллова сигез район укытучылары һәм укучылары өчен Ренат Харис исемендәге фәнни укулар оештырган. “Катнашучылар көне буе ярышты, жюрида Ренат абый белән хәләл җефете Лилия апа да утырды”, – ди Гөлнур Айзетуллова.
Бу мәктәпнең тарту көче андагы мөгаллим-остазларның ихласлыгындамы икән әллә? Шулайдыр. Әнә шул ихласлыклары, Буадан чыккан шәхесләр белән горурланып, алар үрнәгендә яшь буынны тәрбияләүләре Роальд Сәгъдиевне дә сокландыргандыр. Ул да бит җае чыккан саен Буага кайтып, шушы мәктәпкә кагылмыйча калмый. Ә сиксән яшьлеген билгеләп үткәндә, мәктәпнең берничә укытучысын һәм физика фәне буенча алдынгы укучыларны Мәскәүдәге космик тикшеренүләр институтына чакыра һәм балаларга ноутбук бүләк итә.
Буа халкы үзенең талантлы улларын һәм кызларын элек тә зурлаган. Бүгенге көндә сакланып калган тарихи биналар, мәчетләр, музейлар, данлы якташлары исемен йөрткән мәктәпләр, урамнар булу яшь буынга тәрбия бирү чыганагы да.Әлеге очрашудан без дә тарихи мирасның замана балаларына тапшырылачагына ышанып кайттык.
Чыганак: http://vatantat.ru