Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Казанда гомуми 840 урынга исәпләнгән 7 балалар бакчасы төзелә. Төзелешкә 538,3 млн. сум күләмендә акча каралган, шуның 30 процентын федераль бюджеттан республика белән финанслашу шартында бирелгән, ягъни калган 70 проценты – Татарстан акчасы. “Ак Таш” ҖЧҖ генераль подрядлыгында төзелә торган шушы 120шәр урынлы бакчалар Абсәләмов-Сибгат Хаким урамнары чатында, Ломжа, Нокса авышлыгы, Симонов, Ч.Айтматов, Гаврилов, Ш.Усманов урамнарында төзелә, соңгысы 2 нче татар гимназиясе комплексына кертелә. Төзелеш эшләренә 5 октябрьдә генә старт бирелүгә карамастан, хәзерге вакытта Нокса авышлыгы, Ломжа урамнарындагыларының стеналары инде өелеп беткән һәм аларда эчке эшләр бара, Ш.Усманов урамындагысында стенасы өелеп бетү ягында, калган 5есендә нигез, стеналар салына, дип шәрехләде бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты башлыгының беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов.
Болардан тыш, башкалабызның Болотников ур., Һ.Такташ ур., 81, Спартак ур., 121, 17а, Р.Зорге ур., 71, Агрономия ур., 128 адресы буенча урнашкан балалар бакчаларының искеләре капиталь төзекләндерелә: аларның беренчесе 120 урынга исәпләнгән, икенче һәм өченчесе - 80ешәр, калганнары - 60ар балага. “Ремонстройсервис” ЯАҖ генераль подрядлыгында шушы төзекләндерү эшләренә һәм эшләп торган 59, 88, 157, 212, 233, 376, 381, 399, 402 нче – барлыгы 9 балалар бакчасында 20шәр урынга өстәмә төркемнәр оештыруга 97,6 млн. сум акча каралган. Нәтиҗәдә, төзелә торганнарына өстәп, тагын 580 урын булачак дигән сүз, диде А.Нигъмәтҗанов.
Балалар бакчалары төзелешен август-сентябрьдә башлау турында сорап мөрәҗәгать итсәк тә, эш башы октябрьгә генә калды,.. бүген төзелә торган бакчаларның бер-икесен Яңа елга ачасы иде, дип ашыктырды киңәшмә рәисе мэр Илсур Метшин. “Балалар бакчаларына ихтыяҗны аңлап карар кабул иткән Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановка рәхмәт, федераль җитәкчелеккә, ил Президентына да шулай ук, чөнки бакчаларга чират зур, бу проблема халык белән очрашкан вакытта да гел кузгатыла, электрон кабул итү ресурсы аша да мөрәҗәгатьләр күп”, - дип басым ясап әйтте шәһәр башлыгы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru