Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген республика мәктәпләрендә рус телле балаларга белем бирүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары укучыларны ничек татарча сөйләштерергә белми баш вата. Замана укытучысына кагыйдә ятлатулар белән генә мавыкмыйча, балаларны аралашырга өйрәтү таләбе куелган. Шуңа күрә туган тел укытучылары бүген актерга әйләнеп бара.
Башкача булмый да. Татар теле дәресләрен ничә ел укытсак та, рус телле укучыларны тиешле дәрәҗәдә татарча сөйләштерүгә ирешә алган юк. “Татар теленә өйрәтү турында ничә ел сөйләшсәк тә, проблема кала бирә. Башта әти-әниләрнең ризалашуын көттек. Аннан укытучыларның белеме, методик яктан әзерлеге кебек мәсьәләләрне хәл итәсе булды. Алар төрле бәйгеләрдә катнашырга, белемнәрен камилләштерергә тырышты. Вәзгыять бераз тотрыкланды кебек. Әмма барыбер күп укучылар татар телен үзләштерергә теләмиләр. Монысына тагын укытучы гаепле инде”, – диде Спас районы Никольск мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галия Гарәпова КФУда узган туган телләрне үстерүгә багышланган конференциядә. Укытучы татар сүзләрен рус балаларының ничек кабул итүен дә мисалга китерде. Ишекне – ишәк, көньякны – коньяк, бушны – АКШ Президенты Буш, еракны – Ермак дип... Хаталы язуны да ул дөрес итеп татарча сөйләшә алмаудан күрә.
Яшь укытучыларның дәресләрне кызыклы үткәрүе күзгә ташлана. Казанның 116 нчы мәктәп укытучысы Минзилә Бәшәрова рольле уеннар, сорау-җавап формалары, теманы, әйтик, кибет, хастаханә кебек учреждениеләр аша аңлатырга, мәкаль, шигырь, башваткычларга игътибар бирергә тырыша. 19 нчы гимназия укытучысы Ләйлә Хәйбуллинаның дәресләре дә үзенчәлекле. Аның укучылары дәрес вакытында бер-берсе белән әңгәмә үткәреп кенә калмыйча, урамда, җәмәгать урыннарында төрле темаларга репортажлар оештыра. Проект эшләре әзерләү, аны яклау, ял вакытларында татар халык җырлары җырлау, биеп алу алымнары куллана. Бу очракта дәрестә һәр укучы катнаша, алар ни дә булса белергә омтыла. 161 нче мәктәпнең туган тел укытучысы Лилия Зарипова укучыларының теләген анкета, сораштырулар аша билгели. Аның өчен ничә баланың өендә, урамда татарча сөйләшүе дә мөһим. Нәтиҗәсе бар икән, ул бар нәрсәгә сөенә. Ул дәресләрен саф татар телендә генә үткәрә икән.
– Безнең укучылар өй эшләрендә булышуны сорап күршегә дә керми, туганнарына да шалтыратмый, алар аны дәрестә үткәннәргә таянып эшли. Әгәр укытучы дәрестә 45 минут тирен чыгарып эшли икән, ул барыбер нинди дә булса нәтиҗәгә ирешә. Укучыларым олимпиада, бәйгеләрдә җиңү яулый. Дәресләргә килгәндә, идеаль дәреслек юк, аларның һәркайсы мәгълүмат бирә. Нинди генә әсбап белән укытса да, укытучы үз эшенә иҗади якын килергә тиеш, – дип саный 120 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә Зәкиева.
Чүпрәле районының Түбән Чәке мәктәбе укытучысы Нария Хисмәтуллинага чуаш балаларын укытырга татар теле дәреслекләре җитмәвен белдерде. “Сигез бала ике дәреслектән укый. Эш дәфтәрләре юк. Аларны үзем Казаннан табып алып кайтам. Бары 1шәр сәгать татар теле һәм әдәбияты дәресләре каралган. Киләчәктә аларның санын арттырып булмасмы икән?” – ди ул.
КФУ доценты Николай Максимов, сөйләм калыпка нигезләнеп өйрәтелергә тиеш, дип саный. “Рус баласына татар телен өйрәтергә телисең икән, 30 калып бар, моның өчен 700 сүз җитә. Программада язылганча, 1,5 мең дә, 5 мең дә түгел. Әгәр 1-11 нче сыйныфка кадәр шул сүзләрне кулланып, баланы сөйләшергә өйрәтсәк, бөтен бала да татарча сөйләшә алачак. Бүген бакчада 162 сүз белеп, аралаша алу таләбе куела. Димәк, мәктәптә сүзләрне өйрәнү авырлык тудырмый. Татар телен өйрәнүче рус телендә сөйләшүче балага хикәя фигыльнең киләчәк заман формаларын өйрәтергә кирәкми”, – ди Николай Валентинович.
Бөтен укытучы да тырыша, тир түгә. Ә гаеп кемдә соң? Шәһәр мәктәпләрендә барлык укытучы да дәресне татарча алып барамы икән? “Кызганыч, бигрәк тә Казан мәктәпләрендә татар теле дәресләре татарча укытылмый, дигән сүзләр дә ишетергә туры килә. Укучы татар телен бөтенләй ишетми дигән сүз бу. Андый очракта бернинди дә нәтиҗә булмаячак”, – ди КФУ галимәсе Кадрия Фәтхуллова.
Гомумән алганда, башкалабызда 165 мәктәпнең 40ы татар мәктәбе булып санала. Шуларның 20 сендә татар телендә белем бирелә, ә калганнарында рус төркемнәре дә бар. Әлегә менә шундый хәлләр...
Чыганак: http://www.vatantat.ru